Тормышның ачысын-төчесен күргән, сугышның тере шаһиты булган Анисия түти төп нигездә ялгызы гомер кичерә.
Тормыш иптәше Туканай да сугыш ветераны була, ул инде күптән гүр иясе. Дүрт баласының бүген өчесе исән, берсе авылда, калганнары читтә яши. Булган тормышына шөкер итеп, һәрнәрсәгә риза булып матур гына яшәп яткан мәле ветеранның. Анисия Захарова олуг юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирле үзидәрә башлыгы Азат Нотфуллиннарның изге теләкләрен, бүләкләрен, Рәсәй Президентының Котлау хатын зур рәхмәтләр белән кабул итте.
Нет комментариев