Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Чутай авылын утлы иткән Шәйхетдин ага Гәйфетдинов 90 яшен тутырды (фото)

Чутай авылында яшәүче Шәйхетдин Гәйфетдин улы Гәйфетдиновка 20 февраль көнне 90 яшь тулды.

Ветеранны олы юбилее белән Балтач муниципаль район контроль хисап палатасы рәисе Равил Кәримов, "Наз" социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш агрономы Рәис Сафиуллин котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Шәйхетдин ага Гәйфетдинов сокланырлык гомер юлы үткән. "Тормыштан зарланмадым, гомер буе кулдан килгәнчә эшләп яшәдем. Шуңа күрә без начар яшәмәдек. Балачагым, үсмер елларым сугыш елларына туры килде. Дүрт класс белемле генә булсам да, илләр бераз тынычлангач, Үрнәккә барып укып кайту бәхетенә ирештем. Колхозда тракторда эшләдем, электр үткәргечләр кертү эшенең серләренә төшенеп, күрше Нөнәгәр авылыннан Хәйдәр исемле кеше белән авылда ут кертү эшен башкардым, агач яру мастерскоенда эшләдем, кич авылга электр уты бирә идем. Техника белән бик кызыксынырга яраттым", дип истәлекләре белән уртаклаша ветераныбыз.
"Авылда иң беренче булып телевизор алып кайткан кеше дә Шәйхи абый булды, аларның өенә бөтен авыл белән телевизор карарга җыела торган идек", дип искә ала шушы авыл егете, баш агрономы Рәис Сафиуллин да.
1952 елда Шеңшеңәр авылының уңган кызы Маһидилбәр белән гаилә корып, 52 ел бергә парлы гомер үтәләр. Тормыш иптәше вафат булганга да 10 елдан артык үткән. Шулай булса да, тормышка шөкер итеп яши ветеран. "Күршеләрем яхшы булды, ташламыйлар. Хәлемне белеп кайгыртып торалар. Яшь чагында ук Чепья авылыннан мәктәпкә укытырга килеп, бездә йортта торган Мәүҗидә Вафинага аеруча да рәхмәтле мин. Безнең күрше егетенә тормышка чыгып, авылда калды, безне онытмады, ярдәменнән ташламады. Кызыбыз кебек якын булды. Күрсәткән яхшылыклары үзенә әйләнеп катйсын!" дип тели ветеран.
Ветераннарга баргач, аларның яшәү шартлары белән танышабыз, аларның гозерләрен тыңлыйбыз. Тик бу очракта ялгыз яшәүче, заманында Чутай авылын утлы иткән ветераны Шәйхетдин Гәйфетдиновның йорты эчендәге электр үткәргеч чыбыклар начар хәлдә, шактый тузган. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан игътибар сорый. Шулай ук газ миче дә озак еллар хезмәт итеп сафтан чыккан, начар эшли. Бик салкыннарда ветеран өен җылытыр өчен утын ягарга мәҗбүр. Ветеран үзе "Гомеремдә зарланганым булмады", дисә дә, бу җитешсезлекләргә килгән кунаклар игътибар итми кала алмады. Киләчәктә бу мәсьәләләрне хәл итүдә авыл җирлеге башлыгының һәм үзе хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан "Кызыл юл" җәмгыяте җитәкчелегенең ярдәменә өметләник...
Фото: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250