Фаҗига буенча «Үтерү», «Законсыз ау» статьялары нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Узган шимбәдә Менделеевск районында поши тунап ятканда өч браконьер-аучыны тоткарлаганнар.
Бу хакта «KazanFirst» Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Ачыклануынча, дүртенче аучы ни сәбәптәндер башы һәм гәүдәсенә утлы коралдан атудан һәлак булган.
Басма чыганагы мәгълүматларына караганда, браконьерлар караңгыда үзләренең танышын поши белән бутаган. Алар тоткарланган. Фаҗига буенча «Үтерү», «Законсыз ау» статьялары нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149044/
Комментарии
Без имени
0
0
Бу хэл татарстанда икенче тапкыр инде поши дип иптэшлэрен аталар