Балтачта башкарма комитеты җитәкчесе расланды
Рәсми хәбәрләр

Балтачта башкарма комитеты җитәкчесе расланды

Хәзерге минутларда район Советының зур залында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының дүртенче утырышы уза.

Көн тәртибендә бер мәсьәлә – Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү карала. Утырыш вакытында комиссия тәкъдим иткән ике кандидатура – Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм Илһам Фидәил улы Гайнетдинов тәкъдим ителде. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәкъдим иткән Айдар Фоат улы Хәйретдинов кандидатурасы устав нигезендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан расланды.

Фото: баш мөхәррир


башкарма комитет җитәкчесе

Нет комментариев