Ак халатлы табиб абый
Районыбызда балалар табибы булып ир-ат эшләвен белгәч, җиңелчә шок кичердем дисәм дә ялган булмас.
… Күрше Удмуртия Республикасының Глазов районы егете ул. Ижау медицина институтында белем алганнан соң шул ук шәһәрнең 7нче хастаханәсендә пульмонология бүлегендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли башлый. Анда да балалар белән бәйле була аның эше һәм бирегә педиатр буларак чакыргач та югалып калмый ул, тәвәккәлләп, яңа җирлеккә, яңа эшкә алына. Дөрес, Балтач районы чит түгел аның өчен, чөнки гомерлек яры безнең җирлектән, Сизнер авылыннан. Бүген дә алар Елена белән бер тармакта матур гына эшләп, дүрт бала - Лиана, Георгий, Елизаветта, Анастасияне тәрбияләп үстерәләр. Бирегә эшкә кайтканнан соң район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, ул чактагы район башлыгы Марат Зарипов ярдәме белән йортлы була Смагиннар гаиләсе. Бу бәхетләре өчен Константин Сергеевич әле дә зур рәхмәтләрен ирештерә җитәкчеләргә.
Чепья хастаханәсендә ул бердәнбер педиатр һәм аның зонасына 1021 бала беркетелгән. Иртәнге сәгать сигездән ул кечкенә дусларын кабул итеп, аларны борчыган мәсьәләрне тыңлый, әниләренә киңәшләрен бирә. Кич җитте, эш сәгате бетте дип тә тизрәк өенә ашыкмый, ә патронажларга барып кайта, кәрәзле телефонына ярдәм сорап шалтыраткан һәркемгә булышырга ашыга. Аларга ярдәм итмәсә күңеле тыныч та булмас иде, кайчандыр Гиппократ анты биреп, шуңа тугры кала белүче шәфкать ияләренең берсе бит ул. Ә үзе ул эшенә бәя биреп: «Шулай да иң зур бүләк - савыккан балаларның, аларның әти-әниләренең елмаюлы карашларын күрү, эшеңнең нәтиҗәсеннән рәхәтлек алу», - ди. Педиатр балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары белән дә эшли, мөмкинлек чыккан саен сәламәт яшәү рәвеше буенча, төрле прививкалар турында пропаганда эшләре алып бара, әңгәмәләр уздыра. Хәзер күпләргә реклама, интернет тәэсир итә. Шунлык белән даруханәләрдән табиб билгеләмәсеннән башка гына дару алып, бары аның ярдәмен күрмәгән очракта гына табибка киләләр икән. Ләкин инде ул вакытта хәлләр мөшкелләнә дә башлаган булырга мөмкин. Шуңа да Константин Сергеевич җиңелчә генә йөткерү вакытында да табибларга килүдән курыкмаска киңәш итә, беренче көннәреннән үк дәвалаган вакытта чир тизрәк чигенә, ә атналарга сузганда өзлегүләр дә барлыкка килүе бар дип кисәтә. Замана чиренә әйләнгән компьютер һәм гаджетлар турында да җитди фикере бар табибның. Баланың әлеге «уенчыклар»га ияләнүендә гаепне ул әти-әнидән күрә. Чөнки бала виртуаль тормышка кереп киткәч аның бер борчуы да юк, ул шунда кереп «бата». Ләкин әлеге хәлне булдырмау максатыннан балага компьютер, планшетта утыруны көненә берничә сәгать белән чикләргә кирәклеген дә ассызыклый Константин Сергеевич. Үзе дә күпбалалы әти буларак, ул балаларның интернет челтәрендә утырганда да нәрсә белән шөгыльләнүен күзәтчелеккә алырга кирәк дип саный. Көннән-көн җәелеп баручы суицидларның да интернет аркасында килеп чыгуын әти-әни бүгеннән үк аңласын иде, ди табиб. Менә шулай әти-әни белән дә, бала белән дә уртак тел табып, эшен яратып башкарып ул пациентларында хөрмәт уята да инде. Мөгаен, шундыйлар хакында Ходайдан табиб ул дип әйтәләрдер, ә минем аңа бары ак халатлы табиб абый диеп дәшәсем килде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев