Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Авыл фельдшеры сәгатькә карамый

Түбән Субаш авылында туып-үскән Раушания Әхмәтшина гомеренең 35 елын игелекле хезмәткә - Түбән һәм Югары Субаш, Каенсар, Сосна Пүчинкәсе авыллары халкының сәламәтлеген саклауга багышлый.

35 ел. Әйтергә генә җиңел. Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен - сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре булганын Раушания апа үзе генә беләдер. Дөрестән дә, көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, кичен дә, төнлә дә, суыктамы, яшенле яңгырмы, авыл фельдшеры куйган камырын, пешкән ашын, юа башлаган керен калдырып, үзе авырып ятканда да - беркайчан да эшем бар дими, арыган йөз күрсәтмичә, авырулар янына чыгып йөгерә. Кеше гомере өчен җаваплылык хисе аларда табибныкыннан ким түгел. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда - авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган фельдшерда гына.
- Хезмәттәшем Гөлфирә Гыйльмуллина белән 2012 елдан бирле бергә эшлибез. Ул балалар һәм йөкле хатыннар белән эшләсә, минем өстә калган категория пациентлар. Яшел Үзәндә белем алган чактан беләбез инде без бер-беребезне, мин укып бетергәч бирегә кайтып урнаштым, ә ул озак еллар балалар бакчасында эшләп, остазыбыз Зөһрә Фәткрахманова лаеклы ялга киткәч кенә күченде бирегә, - ди Раушания ханым. - Яшел Үзәндә укыган чакта андагы практика бик көчле иде, төрле хәлләрдә югалып калмаска, кешегә ярдәм кирәктә үзебез һушны җуймаска өйрәттеләр. Ә Субашка эшкә кайтып урнашкач, Зөһрә апа һәрчак киңәшләре белән булышты. Эшнең тәртибенә дә ул өйрәтте, шуңа да аңа рәхмәтләрем чиксез, - ди авыл табибәсе.
Алар укыган чор совет заманына туры килеп, идеологиясе дә башка була. Авырулар белән уртак тел табу, аларның психологиясен аңлап, тәннәренә сихәт кенә бирмичә, җаннарына шифа да бирергә өйрәтәләр Раушания һәм Гөлфирә апаларны. Шуңа да алар авыл табиблары гына түгел, ә чын психологлар да дияр идем.
Бүгенге көндә Субаш фельдшерлары дәваланырга килүчеләрне заманча ремонтланган, якты бүлмәдә кабул итә, күп төрле процедуралар үткәрә. Өлкән буын кешеләре һәм нәниләр белән дә уртак телне бик тиз таба алар. Эшләренә зур җаваплылык белән карыйлар. Фельдшерга нинди генә гозер белән килеп чыкмыйлар. Авыл кешесе диабет белән авырса да, кан басымы күтәрелсә дә, бармагына шырпы керсә дә, дару кирәк булса да, медпунктка йөгерә. - Лаеклы ялга чыгар алдыннан булса да шушындый яңача ФАПларда эшләү бәхете тәтеде бит безгә дә, -дип шөкер итә Раушания апа.
Авыл фельдшеры хезмәтенең никадәр тынгысыз икәнен авыл табибларының үзләре белән аралашкан кеше генә аңлый. Берничә сәгать Субаш фельдшерлары янында утырган чагымда аларга ничәмә-ничә төрле сорау белән шалтыраттылар. Ә алар үзләренең һөнәрләренең этикасы кушканча сабыр гына һәркайсын тыңлап, киңәшләрен бирделәр. Мөгаен, әлеге күңел тынычлыгы гаилә тынычлыгы булганнандыр. Чөнки әлеге эштә күпчелек вакыт тормыш иптәшең дә ярдәмгә килә бит. Я ул синең белән тиз генә авыру янына кузгала һәм районга илтеп куя, я балаларны алып калып, тыныч күңел белән йөреп кайт дип фатихасын бирә. Раушания апа Фаил абыйдан, ә Гөлфирә апа Мәгъсүм абыйдан бик уңганнар. Һәрчак бер-берләренә терәк-таяныч булып яши алар.
Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлары арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, биредә дүрт авыл халкына да әнә шундый гүзәл затлар хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250