Балалар өчен шифаханәләргә бушлай юлламалар кайтты
Сәламәтлек

Балалар өчен шифаханәләргә бушлай юлламалар кайтты

Район җирлегендә яшәүче аз керемле, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 7 яшьтән 18 яшькә кадәр район социаль яклау бүлеге аша акчалата ярдәм алучы балаларга, яшүсмерләргә язгы каникул чорында сәламәтлекләрен ныгыту, ял итү өчен менә дигән мөмкинлек бар.

Юллама Апас районында урнашкан "Свияга" сәламәтләндерү учреждениесенә бирелә. Дәвалану курсы 20 марттан башлана.
Әти-әниләр өстәмә мәгълүматлар алу өчен 2-57-75 телефонына шалтырата ала. Гаризалар кабул ителә.

250

Нет комментариев