Балтач районында котыру авыруларына каршы көрәшәләр
Сәламәтлек

Балтач районында котыру авыруларына каршы көрәшәләр

Без, хуҗасыз этләр күбәйде, өерләре белән йөриләр, тиешле хезмәтләр нәрсә карый, дип еш кына чаӊ сугабыз.

Ә үзебез йорттагы дүрт аяклы дусларыбыз гаиләнеӊ чын дусты булсын һәм башкаларга зыян салмасын өчен кайбер элементар эшләрне башкарырга онытабыз.
Һәр айныӊ икенче атнасыныӊ чәршәмбе көнендә, этләрнеӊ һәм песиләрнеӊ санын көйләү, хайваннарда котыру (бешенство) авыруларын булдырмау максатыннан, аларга район ветеринария оешмасы тарафыннан түләүсез кастрация һәм стерилизация башкарыла. Бер үк вакытта котыру авыруына каршы вакцинация дә ясатырга мөмкин. Вакцинация чараларын Чепья, Яӊгул, Чутай, Алан, Карадуган авылларында урнашкан ветеринария пунктлары да нәкъ шушы көнне үткәрәләр.
Фото: http://gtrk-saratov.ru/news/besplatnaya_vakcinaciya_ot_beshenstva/

250

Нет комментариев