Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эчәк инфекцияләреннән сак булыйк!

Әңгәмәдәш – Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарындагы төбәк бүлегенең белгеч-эксперты Ләйлә Шәймуллина

– Ләйлә Фәритовна, Татарстанда эчәк инфекцияләрен (норовирус, ротовирус һ.б.) йоктыру очраклары булып тора. Нинди чирләр алар? Аңлатып үтсәгез иде.

– Норовирус ул – кискен эчәк инфекциясе. Аңа охшаш тагын бер эчәк инфекциясе бар – ротовирус. Алар турында безнең барыбызның да ишеткәне бар. Бу яңалык түгел. Бер караганда, эчәк инфекцияләре билгеләре белән охшаш кебек, әмма алар икесе ике төрле инфекция.

– Билгеләре?

– Норовирус инфекциясен эләктергән кеше коса, ә менә температурасы булмаска мөмкин. Ротовирус белән авырганда иң башта эч китә башлый, температура күтәрелә.

– Бу эчәк инфекцияләре белән кемнәр күбрәк авырый?

– Ротовирус белән күбрәк 2 яшькә кадәрле, бигрәк тә 6 айдан 23 айга кадәрле нәни балалар авырый. Ә норовирус нигездә зуррак балаларда, шул исәптән яшүсмерләрдә күзәтелә.

– Алар елның нинди вакытында килеп чыга?

– Норовирус көзге-кышкы чорда активлаша, ә ротовирус белән елның теләсә кайсы вакытында авырыйлар.

– Безнең районда авыру очраклары бармы?

– Бүгенге көнгә (22 гыйнвар) 2025 елның гыйнварында ротовирус белән 6 авыру очрагы, 1 норовирус инфекциясе теркәлгән.

– Бу саннар 2024 елның гыйнвары белән чагыштырганда ничек: азмы, күпме?

– 2024 елның гыйнвары белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

– Ә нинди юл белән иярә алар?

– Норовирус ул югары йогу сәләтенә ия. Тышкы мохиттә озак яши. Кеше организмына эләккәч ул 12-48 сәгать үзен сиздермәскә мөмкин. Гадәттә 1-3 көннән кеше авырый башлый. Бу инфекция белән төрле яшьтәге кешеләр зарарланырга мөмкин. Норовирус белән кеше инфекция эләккән судан, хәтта бассейннардан, ризыктан һәм бер-берсе белән аралашудан зарарлана.

 Бигрәк тә нинди ризыктан инфекция йогуы ихтимал?

– Юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш куркыныч.

– Бер-берең белән аралашудан, дидегез. Бу турыда җентекләбрәк.

– Ул турыдан-туры тыгыз элемтәдә булганда йога. Шулай ук  юылмаган савыт-саба, уртак куллану әйберләре һәм юылмаган куллар аша йогарга мөмкин. Һава юлы белән дә эләгә. Авыру коскан вакытта косык кисәкчәләрендәге микроблар һавага күчә. Вируслар кеше авырган вакытта гына түгел, сәламәтләнгәннән соң да беренче көннәрдә йогу сәләтенә ия. Үзен сиздермәгән вирус дүрт атна дәвамында башкаларга куркыныч тудыруы ихтимал. Хәтта алты-сигез атнадан кеше яңадан норовирус белән авырырга мөмкин. Ә ротовирус балаларга гына түгел, зурларга да йогарга мөмкин. Әмма зурлар бу чирне җиңел кичерә. Ротовирус йоккан баланың иртән йокыдан торганда кәефе булмый, укшыта, косуы ихтимал, температурасы күтәрелә башлый. Ротовирус нигездә азык аша (юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш, куллар аша) күчә. Ул хәтта грипп вирусы кебек сулыш юлларын да зарарлый.

– Эчәк инфекцияләреннән вакцина бармы?

– Норовирустан вакцина юк. Ротовирустан вакцина бар.

– Ничек сакланырга?

– Теләсә кайсы эчәк инфекциясеннән кулларны ашарга әзерләр, ашар алдыннан, туалеттан соң, урамнан кергәч, унитазда су агызганнан соң юарга кирәк. Суны кайнатып эчәргә. Яшелчә, җиләк-җимешне әйбәтләп юарга. Бассейнннарда, елга-күлләрдә су коенганда суны авызга кертмәвең хәерле. Әгәр дә өйдә авыру бар икән, кулга перчатка киеп авыруны карарга, кулларны сабынлап әйбәтләп юып торырга, авыру кулланган савыт-саба, уенчыкларны кайнатырга. Авыруның косыгы тигән әйберләрне, киемнәрне 60 градустан да ким булмаган температурада юарга. Авырмас өчен чисталык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Авырган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

«Арча хәбәрләре» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев