Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар!
Сәламәтлек

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар!

Медицина хезмәткәрләренә без иң кадерле әйбер - сәламәтлегебезне кайгыртуны ышанып тапшырабыз.

Ә бу алардан заманча технологияләрне белүне, иң югары кешелек сыйфатларын, үз-үзеңне аямый эшләүне таләп итә.
Район халкының сәламәтлеген армый-талмый кайгыртуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Намуслы хезмәтегез, талантыгыз, шәфкатьлелегегез, сизгер күңелегез белән сез халык хөрмәтен яуладыгыз.
Бәйрәм белән котлап, аяз күк йөзе, көндәлек эшегезнең мөмкин кадәр тынычрак үтүен телим. Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тынычлык юлдаш булсын сезгә!

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

mrt-kerch.com


250

Нет комментариев