Тәүлекнең нинди генә вакытында да авыл халкына ярдәм итәргә ашкынучы фельдшерларның эше ничектер күләгәдә кала кебек.
Районыбызда барлыгы 51 медпункт бар, шуның 10сы яңача төзелгән ФАПлар. Быел Куныр авылында да шундый бина сафка тапшырылачак. Авылларда эшләүче фельдшерларның күбесе инде озак еллар авыл халкына тырыш хезмәт күрсәтүчеләр. Араларында бер авыл халкы белән генә эшләүчеләр дә, дүрт авылны үз канаты астына алучылар да бар. Хезмәтенә тел-теш тидермәслек итеп эшләүчеләрне район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүләтович зур хөрмәт белән мактап телгә алды. Ә иң мөһиме, әлеге тармакның башында торучы Фәния апа Фәйзрахманова турында иң җылы сүзләрен җиткерде ул. - Фәния Зарифовна 1975 елдан бирле районның өлкән фельдшеры вазифасын үтәп, 51 ФАПны күзәтчелек итеп тора. Аларны бердәм итеп җыеп, бер максатка туплый. Гомумән, таләпчәнлеге белән дә ул фельдшерларны куркытмады, ә киресенчә, аннан һәркайсы киңәш сорап, борчыган мәсьәләләрен җиткереп, ярдәм күрде. Шуңа да Фәния Зарифовна һәрчак хөрмәткә лаек хезмәттәш булды. Игелекле хезмәте, район медицинасына керткән зур өлеше өчен чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез үзенә.
Беренче медицина ярдәме күрсәтү авыл фельдшерының көндәлек бурычы. Киң таралган йөрәк-кан тамыры һәм онкология авырулары буенча да алар һәрчак профилактика эшләре башында торалар. Прививкаларны вакытында ясату, диспансеризация үтү вакыты җитүне дә авыл фельдшерлары искә төшерә. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык, хәтта күпчелеге гади кешенең күзенә күренмәгән дә әлеге эшләрне алар намус белән башкара. Моннан тыш кирәкле дару алу өчен район үзәгенә бара алмаучыларны тәэмин итеп торучылар да алар. Әйтик быелның биш аенда гына да авыл фельдшерлары 1 миллион 93 мең 916 сум да 59 тиенлек дару саткан. Хәзер элекке шикелле түгел, медпунктта дару юк диючеләр өчен дә мисал итеп китерәсем килде әлеге саннарны. Фельдшерларда, дөрестән дә, сатуга дару юк түгел, ә бары заявка белән эш итәргә өйрәнергә генә кирәк икән.
Һәрбер өлкәдә яңарыш чоры булган кебек тә район медицинасы тармагында да кадрлар белән яңарыш чоры. Изге урын буш тормый дигәндәй, бездә дә кадрлар белән артык кытлык сизелмәвен белдерде баш табиб. Анестезиолог белән килеп чыккан мәсьәлә дә тиздән хәл итеп бетереләчәк. Гомумән, яңа килгән табибларны төпләндереп калдыру максатыннан, район җитәкчелеге белән берлектә торак мәсьәләләре дә хәл ителә. Шуңа да районыбыз медицинасының һәрьяклап алга баруын күреп, үзебезгә дә алар белән бер сулышта яши башларга гына кирәк.
Нет комментариев