Кан басымын үлчәгәндә учны өскә каратып, кулны өстәлгә куярга.
Кан басымын үлчәгәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
* Артлы урындыкка утырып, 10-15 минут узгач, ягъни тигез сулыш ала башлагач кына тонометр манжетын кияргә.
* Туры утырырга, хәрәкәтләнмәскә һәм сөйләшмәскә.
* Кием-салым кысып тормаска тиеш. Каеш, галстукны салып куярга, яка муенны кысып торса, төймәсен чишеп җибәрергә.
* Аякны аякка куймаска. Юкса юан кан тамырлары, кысылып, приборның дөрес күрсәтмәвенә китерергә мөмкин.
* Учны өскә каратып, кулны өстәлгә куярга.
* Тонометр манжетын терсәктән аз гына өскә (2-3 сантимерга), йөрәк турысына урнаштырырга.
* Шуннан соң гына кан басымын үлчәргә. Аннан икенче кулга “тотынырга”.
Нет комментариев