Карарыңны үзгәртсәң, 1 октябрьгә кадәр гариза бир
Ташламалы дарулар белән тәэмин ителүгә хокукы булган райондашларыбыз өчен социаль пакетны акчалата яки дарулата алу мәсьәләсен хәл итү өчен санаулы көннәр генә калып бара.
Акчалата алуны отышлырак күргән затларга, авыртулары көчәеп, бик кыйммәтле дарулар кирәк була калса да, 1 октябрьдән соң гаризаларны инде үзгәртеп язып булмаячак.
Исегезгә төшерәбез: социаль җыелмага бушлай дарулар, шифаханәләргә юллама алу, шәһәрара тимер юл транспортында йөрү мөмкинлеге керә.
Әмма күпләр бүгенге көн белән генә яши. "Акчасы даруга җитә бит", дип соцпакеттан баш тарта. Авыру теләсә кайсы вакытта көчәеп китеп, тагын да кыйммәтрәк дәвалану таләп ителергә мөмкин. Шунысын истән чыгармаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев