Табиблар – кешелек дөньясының ярты бәхете
УЗИ, яки ультра тавыш белән тикшерүләр үткәрү — ул үзе бер диагностика алымы, югары ешлыктагы тавыш дулкыннары эчке органнарның сурәтен һәм организмның тукымаларын күрсәтергә сәләтле
Шул ультратавыш дулкыннары тукыма аша үтеп керәләр дә эчке органнардагы сыеклыкны, тамырларның стеналарын һәм башкасын күрү мөмкинлеген бирәләр. Һичнинди авыртусыз органнарның төзелешен, формасын, үлчәмнәрен белергә, чирне табарга, ташларны күрергә, барлыкка килеп баручы чирләрне ачыкларга була. Эч куышлыгында бавыр, талак, үт куыгы, ашказаны асты бизе, бөер, бөер асты бизләрен; йөрәк-кан тамырлары системасын, аналык, күкәй күзәнәкләре, иярчен биз кебек репродуктив органнарны тикшергәндә УЗИның роле зур. Калкансыман биз, лимфа төеннәре, буыннар, җиңел тукымалар (мускул, мәсәлән), акушерлык өлкәсендә яралгы үсешен, затын, патологияләрен ачыклау өчен әйбәт чара.
Тикшерүләрдән соң кулга нәтиҗәләр язылган кәгазь бите бирелә. Заманча, тиз, аңлаешлы. УЗИны куркыныч түгел дисәк тә, аның да үзенең нюанслары бар. Шуңа күрә биредә безнең Балтач үзәк хастаханәсендә эшләүче Нотфуллина Роза Нурмиевна, Сәфәрова Изольда Җәүдәтовна, Баһаутдинова Зөләйха Таһир кызы кебек югары белемле, нәкъ тә әлеге диагностиканы яхшы белүче табиблар кирәк. Шәфкать туташларының да квалификацияле белгечләр булуы шарт. Эльвира Хәйретдинова, Гөлчәчәк Хәсәнова, Лидия Газизова әнә шундыйлардан. Диагностиканың сыйфаты күп вакыт табибның квалификациясенә, аппаратның камиллегенә бәйле.
Роза Нотфуллина районга табиб булып 1987 елда кайта, 1991 елдан Яңгулда терапевт булып эшли, 1998 елда район үзәк хастаханәсенә килә, 2002 елда баш табиб урынбасары итеп билгеләнә. Роза Нурмиевна УЗИ табибәсе булып бик озак еллар эшли инде, олуг хөрмәткә лаек табибә ул. Зөләйха Баһаутдинова 2021 елда Балтач районына кайтып эшли башлый, Изольда Сәфәрова исә узган ел гына эшли башлады, аңарчы Алабугада танылган табибә иде, Изольда Җәүдәтовна баш табиб Рамил Сәфәровның тормыш иптәше, табиблар династиясеннән. Аның шәфкать туташы Лидия Газизова шулай ук озак еллардан бирле хезмәт куя. Зөләйха Таһировнаның шәфкать туташы әле яңа, аңарчы эшләгән Лидия Мөхәммәтшина әлегә декрет ялында, аның урынында Гөлчәчәк Хәсәнова эшли. Эльвира Хәйретдинованың да әлеге өлкәдә хезмәт куюы мактауга лаек.
Әлеге табибәләребез 2025 елда барлыгы 23 мең 798 УЗИ аша тикшеренүләр үткәргәннәр. Быелның май аенда гына да 2590 тикшеренү теркәлгән, бер кабинет көненә уртача 30-40 тикшеренү үткәрә. Безнең район хастаханәсендә өч УЗИ кабинеты эшли. Кайсы кай җирең өчен икәнлеген райондашларыбыз яхшы белә, авырый калсаң, диспансеризация үткәргәндә дә УЗИга юлларга мөмкиннәр, кайчак медицина тикшеренүләре вакытында да УЗИны катнаштыралар. Бүлекләрдә эшләүче табиблар үзләре үк тә пациентларын УЗИдан карый, ләкин алар турында соңрак, бүлек эшчәнлекләрен язганда әйтәчәкбез.
Белемле табиблар – алар кешелек дөньясының ярты бәхете. Безнең УЗИ табибларыннан райондашларыбызның канәгать булуы ныклы сәламәтлеккә, гомерне озайтуга юллар ача. Ак халатлы УЗИ патшабикәләренең эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек, үзләренә сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев