Республикада грипп буенча авыручылар саны 35%ка арткан.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, республикада грипп буенча авыручылар саны 35%ка арткан.
- Кызганычка каршы, грипп буенча вәзгыять киеренке, чирләүчеләр саны арта, - диде ул.
Грипп белән чирләп китүне 272 очрагы ачыкланган, соңгы атнада - 118.
- Быел вакцина вакытында кайтмады, моннан тыш күләме дә җитәрлек түгел иде. Халыкның 26 процентына гына вакцина кадата алдык. Бүгенгә прививка эшләре төгәлләнде, - диде Авдонина.
Чыганак: Шәһри Казан
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев