Ютәлдән котылырга теләсәң...
Сәламәтлек

Ютәлдән котылырга теләсәң...

Кайвакыт аз гына салкын тидереп алсаң да, каты ютәл интектерә башлый. Йөткерүдән котылу өчен ышанычлы берничә рецепт тәкъдим итәбез.

  • Уртача зурлыктагы 2-3 суганны вак итеп турап, чирек стакан шикәр комы, 1 стакан тулар-тулмас су кушып, 15-20 минут кайнатып ясаган төнәтмәне һәр өч сәгать саен 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.
  • Алоэ үпкә ялкынсынганда, ютәл озак дәвам иткәндә һәм бронхит белән авырганда кулланыла. Моның өчен ярты стакан суга 300 грамм бал һәм алоэ яфракларын салып, ике сәгать сүрән утта кайнаталар.
  • Көнгә 5-6 тапкыр ярты стакан сөткә ярты стакан яңа сыгылган кишер согы салып эчсәң, йөткерүдән дәваланып була.
  • Томау төшкәндә борынга яңа сыгып алынган чөгендер согы тамызырга киңәш ителә.

250

Нет комментариев