Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Сайлауга бару — безнең гражданлык бурычыбыз

2024 елның 15-17 март көннәрендә илебезнең киләчәген билгеләүче дөньякүләм әһәмияткә ия булган җәмгыяви-сәяси чаралар үтәчәк.

Бу — Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Шушы уңайдан Балтач район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ирек Сәяф улы Сабиров белән әңгәмә уздырдык.

— Ирек Сәяфович, Россия Президенты вазыйфасы өчен Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан дәгъва кылучы кандидатлар белән таныштырып узсагыз иде...

— Билгеле булганча, стартта сайлау кампания-сендә катнашырга 33 кеше үзенең теләген белдергән иде. Алар агымдагы елның 31 гыйнварына кадәр Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә регистрация узу өчен кирәкле документларны, билгеле күләмдә имзалар җыеп тапшырырга тиешләр иде. Ләкин барысы да куелган таләпләрне үти алмады.

Нәтиҗәдә Россия Президенты вазыйфасы өчен дәгъва кылучылар арасыннан Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 4 кандидат теркәлде. Бюллетень формасы һәм тексты расланды. Бюллетеньгә алфавит тәртибендә түбәндәге кандидатлар кертелде:

— «Новые люди» сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән ДАВАНКОВ Владислав Андреевич;

— Үз-үзен күрсәткән кандидат ПУТИН Владимир Владимирович;

— ЛДПР сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән СЛУЦКИЙ Леонид Эдуардович;

— КПРФ сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән ХАРИТОНОВ Николай Михайлович.

— Россия Федерациясе Президентын сайлауларның үзенчәлеге, ни өчен бу мөһим сәяси чара 3 көн узачак, шушы вакыт аралыгында тавыш бирү ничек оештырылачак?

— 2020 елның 31 июлендә кабул ителгән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 267-ФЗ законы нигезендә барлык дәрәҗәдәге сайлауларда тавыш бирүне өч көн эчендә уздыру мөмкинлеге булдырылды. Әлеге закон нигезләмәләренә таянып, Үзәк сайлау комиссиясе Россия Федерациясе Президентын сайлауларын 3 көн дәвамында уздыру турында карар кабул итте. Әлбәттә, сайлауларны шулай бер-ничә көндә уздыру сайлау комиссияләренә күпмедер мәшәкать-кыенлыклар тудырса да, сайлаучылар өчен уңайлы булыр дип ышанам.

Сайлау участоклары 15-17 март көннәрендә иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр. Шулай ук, 3 көн дәвамында билгеле сәбәпләр белән сайлау учас-тогына килә алмаган сайлаучыларга, шәхси гаризалары нигезендә, өйләргә барып сайлату да булачак.

15-16 март көннәрендә сайлау комиссияләре сайлау участоклары булмаган авылларга барып та тавыш бирүне оештырачаклар.

— Районда барлыгы ничә сайлау участогы оештырылган, аларның сайлауга кадәр һәм сайлау көннәрендә эш тәртипләре турында мәгълүмат бирсәгез иде... 

— Сайлауларга әзерлек районыбызда инде узган елдан башланып китте. Район башкарма комитеты карары белән районда барлыгы 34 сайлау участогы оештырылды, шуларның 5се Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлекләрендә.

Сайлау комиссияләре үз эшләрен 2024 елның 6 мартыннан башлап җибә-рәчәк. Алар тарафыннан сайлаучылар исемлеген барлау, булган үзгәреш-ләрне кертү, сайлаучыларны төрле сораулар буенча кабул итү башкарылачак. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән сайлаучылар үзләренең җирлекләрендәге участок сайлау комиссияләренә, шулай ук Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алалар.

Быелгы сайлауларда яңалык буларак, сайлаучыларны мартта узачак әлеге сәяси вакыйга белән киңрәк таныштыру, шуның нигезендә халыкның сайлауларда күберәк катнашуын тәэмин итү йөзеннән Россия Федерациясе территориясендә «ИнформУИК» проекты тормышка ашырыла башлады. Проект нигезендә 17 февральдән башлап, обходчиклар барлык йортларда булып, сайлаучыларны сайлау тәртибе, сайлау участогының кайда урнашканы, ничек итеп тавыш бирү мөмкинлеге барлыгы турында мәгълүмат җиткерделәр.

Район җирлегендә әлеге мөһим эшне 110 участок сайлау комиссиясе әгъзалары башкарып чыкты. 

Обход барышында исемлектә булмаган кешеләр турында мәгълүмат тупланды, өйләренә барып сайлатырга теләгән кешеләрне дә ачыклау барды. 

— Сайлау көннәрендә сайлаучы яшәү урыны буенча сайлауда катнаша алмый, башка җирдә була икән, бу очракта ул ни эшләргә тиеш?

— «Мобиль сайлаучы» проекты нигезендә агымдагы елның 29 гыйварыннан башлап 11 мартка кадәр район территориаль сайлау комиссиясендә һәм күпфункцияле үзәктә сайлау көннәрендә башка җирдә булу сәбәпле, яшәү урыны буенча теркәлгән урында тавыш бирү мөмкинлеге булмаган сайлаучылардан бүтән сайлау участокларында тавыш бирү өчен гаризалар кабул ителә. Мондый гаризаны шулай ук «Госуслуги» порталы аша да биреп була. 6 марттан 11 мартка кадәр шундый ук пунктлар участок сайлау комиссияләре урнашкан биналарда да эшли башлый. Әлеге гаризаларны кабул итү пунктлары эш көннәрендә 15.00дән 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә-якшәмбе, бәйрәм көннәрендә 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

— Быелгы сайлауларда Балтачтагы электрон тавыш бирү комплекслары кулланылачакмы?

— Россия Федерациясе Президентын сайлаулар барышында безнең район җирлегендә электрон тавыш бирү комплекслары кулланылмаячак.

— Сайлау участокларында партияләрдән, кандидатлардан күзәтүчеләр булачакмы, аларның вазыйфасы нидән гыйбарәт һәм аларның исем- фамилияләре, кайсы партиядән икәнлеген күрсәткән бейджиклары булырга тиешме? 

— Әйе, сайлау участокларында кандидатлар, сәяси партияләрдән тәкъдим ителгән күзәтүчеләр булуы көтелә. Күзәтүчеләр шулай ук Россия һәм Республика иҗтимагый Советларыннан тәкъдим ителәчәк.

Күзәтүченең Үзәк сайлау комиссиясенең 2023 елның 22 ноябрендә кабул ителгән 138/1061-8нче номерлы карары белән расланган формадагы күкрәк билгесе булырга тиеш. Билгедә күзәтүченең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, күзәтүчене билгеләгән кандидатның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, яисә сәяси партиянең тулы яки тиешле кыскартылган исеме, иҗтимагый контроль субъекты атамасы күрсәтелә.

Күзәтүченең вазыйфасы тавыш бирү процедурасының закон таләпләренә туры китерелеп башкарылуын күзәтү, тавышларны санауны гадел алып барылуына инану. Шуңа күрә сайлауларның ничек үтүе, нәтиҗәләренең илебездәге төрле сәяси көчләр тарафыннан, шулай ук киң җәмәгатьчелек күзлегеннән дөрес бәяләнүе сайлаулар турындагы кануннарның төгәл үтәлүеннән тора. Моның өчен сайлау комиссияләренең дә, сайлаучыларның да гамәлләре әлеге кануннарны бозмаска юлланган булырга тиеш. Шулай ук барлык сайлаучыларның да сайлау участокларына шәхсән үзләре килеп тавыш бирүләре бик мөһим.

Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алалар. Безнең адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт. Телефоннар: 2-56-85, 2-40-71, 2-49-72.

— Сайлаучыларга җиткерер теләкләрегез...

— Барлык райондашларга да исәнлек-саулык телим һәм һәр сайлаучыны 15-17 март көннәрендә сайлау участокларына килеп, үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып һәм гражданлык бурычын үтәп, Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча тавыш бирергә чакырам.

Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Федерациясе Президентын сайлаулар