1069нчы номерлы Кили сайлау участогында сайлаучыларны җыр-моңга, биюгә гашыйк үзешчәннәр каршы алып, үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итә.
- Элек-электән сайлауга гаиләбез белән барабыз һәм киләчәгебезне уйлап үз тавышыбызны бирәбез. Быел кызыбыз Айсылу да беренче тапкыр сайлауда катнашты. 11 сыйныфны тәмамлап, КФУга укырга кергән иде, сайлауга барам дип ашкынып кайтты Казаннан һәм сайлауда катнаша алуына бик сөенде, - ди Гүзәлия Вәлиева.

Фото: автор
Нет комментариев