Нөнәгәрдә туган, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Азалия Шакировага Россиянең халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде
Якташыбыз — нәфис гимнастика буенча Россиянең спорт мастеры, күп тапкырлар Татарстан, Идел буе федераль округы чемпионы һәм призеры, Россия җыелма командасы әгъзасы (2022 ел), Россия беренчелеге призеры, халыкара ярышлар призеры Азалия Шакировага Россиянең спорт министры боерыгы белән Россиянең халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде.
Азалияне, аның гаиләсен чын күңелдән әлеге мәртәбәле исеме белән котлыйбыз, киләчәктә мондый уңышлар тагын да олырак, бәрәкәтлерәк булсын!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев