Балалар спартакиадасында кемнәр җиңгән? (фоторепортаж)
Балалар үз көчләрен “Эстафета”, “Боҗрага керт”, “Төз ат”, “Формула-1”, “Мөкәйләп йөгерү”, “Күңелле стартлар һәм шашка ярышларында сынап карады.
“Балтач” унивесаль спорт залында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында спартакиада узды.

Балалар үз көчләрен “Эстафета”, “Боҗрага керт”, “Төз ат”, “Формула-1”, “Мөкәйләп йөгерү”, “Күңелле стартлар һәм шашка ярышларында сынап карады.
Шашка ярышында 3нче номерлы балалар бакчасы Зәринә Сәмигуллина җиңү яулады. Салават Мөҗипов (Кариле) – икенче, Солтан Гыйльмуллин (Бөрбаш) өченче булды.

Балалар бакчалары командалары җиңүчеләре 3 төрле категория буенча билгеләнде.

1нче категорияле балалар бакчасы арасында җиңүчеләр булып бистәнең бишенче,өченче һәм икенче номерлы балалар бакчалары танылды.

2нче категорияле балалар бакчасы арасында җиңүчеләр – Чепья, Сосна, Карадуган балалар бакчалары.

3нче категориле балалар бакчасы арасында Бөрбаш, Кенәбаш һәм Субаш балалар бакчалары җиңүче дип табылды.

Фото: ОДМС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев