Балтачка картингчылар җыелачак
Спорт

Балтачка картингчылар җыелачак

Районыбызда традицион рәвештә уза торган картинг ярышларына тамаша кылырга чакырабыз

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының Балтач бүлеге һәм ДОСААФ оешмаcы тарафыннан 6 март көнне сәгать 9да Балтач сөт-май комбинаты янындагы мәйданда яшьләр арасында картинг ярышлыры уздырылачак. Ул Ватанны саклаучылар көненә hәм 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланачак. Ярышлар 4 төрле машиналарда үткәреләчәк: “Стриж”, “Хонда-200” (8-14 яшьтәге егетләр һәм кызлар), “Хонда-270” (12-17 яшьлекләр), “125” (13-17 яшьлекләр). Ярышларда күрше районнардан да катнашучылар көтелә. Катнашучыларга көч бирү өчен 6 март көнне ярышларда көтеп калабыз.


Балтач районы ЮХИДИ бүлеге


картинг

Нет комментариев