Балтачта 14-15 февраль көннәрендә “Хезмәт” газетасы призына хоккей ярышлары була
Спорт

Балтачта 14-15 февраль көннәрендә “Хезмәт” газетасы призына хоккей ярышлары була

Газетабыз призына уздырылачак ярышта катнашырга 11 команда теләк белдерде.

Алар 14е көнне дүрт группага бүленеп көч сынашачак. Балтачта - "Сосна" , "Кенә", "Бөрбаш", Карадуган бозында - "Игенче" (Карадуган), "Пүскән", "Дуслык", Нормада - Яңгул һәм Норма, Чепья бозында "Татарстан" (Салавыч), "Зифа"(Смәел), "Вираж" (Чепья) хоккейчылары уйнаячак.
Финал уеннары 15 февральдә иртәнге сәгать 9га дип планлаштырыла.

250

Нет комментариев