Балтачта кабат Юныс Закиров истәлегенә йөзү ярышлары (+фото)
Спорт

Балтачта кабат Юныс Закиров истәлегенә йөзү ярышлары (+фото)

"Дулкын" бассейнында мәгариф ветераны Юныс Закиров истәлегенә йөзү ярышлары булды.

Юныс Закиров гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кеше. Пыжмара урта мәктәбендә укытучы, директор булып эшләгән шәхес. Кызганыч, бик иртә вафат булды. Вафатыннан соң, аның истәлегенә кызы Алия Юнысовна Шагаева инициативасы белән йөзү ярышлары уздырыла башлады. Һәм ул матур традициягә әйләнеп бара. Быел да "Дулкын" бассейны бик күп су спортын үз итүчеләрне бергә җыйды. Чарада мәрхүмнең гаиләсе, тормыш иптәше Резеда ханым, кызлары Алия һәм Лилия, аларның гаиләләре, туганнары катнашты. 

 


Нет комментариев