Балтачта сөт-май комбинаты егет-кызлары волейболны оста уйный?! (фото)
Спорт

Балтачта сөт-май комбинаты егет-кызлары волейболны оста уйный?! (фото)

Узган атнада «Балтач» спорткомплексында «Арча» Балтач сөт-май комбинаты призына волейбол ярышлары үтте.

Ир-егетләр арасында беренчелекне «Арча» Балтач сөт-май комбинаты командасы яулады.Икедә - «Якты юл»лылар, өченче урында «Балтасиагрохимсервис» уенчылары, дүртенчедә Куныр җирлеге егетләре.
Хатын-кызлар арасында да «Арча» Балтач сөт-май комбинаты командасы кызлары лидерлыкны бирмәде. Кенә кызлары - икенче, "Хыял" командасы - өченче, Куныр җирлеге уенчылары - дүртенче, "Кама" кызлары бишенче урын яулады.
Иң яхшы уенчылар булып «Арча» Балтач сөт-май комбинатыннан Айгөл Муллагалиева һәм Ленар Галимов танылды.



250

Нет комментариев