Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтачта «Балтачагрохимсервис» җәмгыяте призына шахмат турниры узды

Турнирда Балтач, Кукмара, Мамадыш, Арча, Саба, Әтнә, Биектау районнарыннан, күрше Мари Иле Республикасы Паранга бистәсеннән, Морки районыннан шахмат сөючеләр катнашты

Балтач гимназиясе базасында «Балтачагрохимсервис» җәмгыяте призына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган шахмат турниры узды.

Турнирда Балтач, Кукмара, Мамадыш, Арча, Саба, Әтнә, Биектау районнарыннан, күрше Мари Иле Республикасы Паранга бистәсеннән, Морки районыннан шахмат сөючеләр катнашты. 

Балалар арасында Гатин Алмаз (Арча районы), Евдокимов Артур (Кукмара районы), Рәхимов Марат (Паранга Бистәсе) призлы урыннар яуласа, хатын-кызлар арасында Гыйләҗева Гүзәл (Паранга Бистәсе), Хәмидуллина Алисә (Мамадыш районы) Гарифуллина Ландыш (Балтач районы), өлкәннәр арасында Кукмара районыннан Хисмәтов Нурлан Хуҗина Зөләйха, Васильев Александр җиңү яуладылар.

Балтачлылар арасында:
1 урын — Камалов Сәйдәш 
2 урын — Сафин Илнар
3 урын — Абдрахманов Әмир

Ветераннар арасында:
1 урын — Вәлиуллин Альберт (Биектау районы)
2 урын — Хәлилов Марсель (Арча районы)
3 урын – Рәхимов Данил (Арча районы)

Иң яшь шахматчылар: Иванов Макар, Мәрданова Раида. Иң өлкән шахматчы булып Андреев Александр танылды.

Командалар арасында:
1 урын –  Кукмара районы
2 урын – Мари Иле республикасы 
3 урын –  Балтач районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев