Спорт

Башкалада «Динамо» стадионына капиталь ремонт ясалачак

Капиталь ремонт территорияне тәртипкә китерүне дә күздә тота

Казанда «Динамо» стадионына капиталь ремонт ясау проект документациясе дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Ул территорияне тәртипкә китерүне дә күздә тота. Капиталь төзелеш объектларының проект документациясе экспертизасы бәяләмәләренең Бердәм дәүләт реестры мәгълүматларында шулай диелә.

16-1-1-2-049727-2026 номерлы бәяләмә 2026 елның 6 октябрендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» Дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан бирелгән. Белешмәләр реестрга шул ук көнне кертелгән.

Объектның төзүчесе – Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ә техник заказчы һәм проект документациясен әзерләү эшләрен башкаручы – «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Татар-информ


Нет комментариев