Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бер-берсенә рәхмәтле

Татар милли көрәше тарихында безнең район көрәшчеләренең балкыган вакытлары бик күп булды.

Районыбыз җыелма командасының 13 мәртәбә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә ярышларның җиңүчесе булуы да әллә ниләр сөйли. Яшь егетләребездән генә торган командабызның хәтта бер елны РСФСР беренчелегендә Татарстан данын яклавы да үзе бер тарих. Ләкин менә соңгы вакытта бу позицияләребезне нык кына югалтырга туры килде. Моны аңларга да була. Кайбер көрәшчеләребезнең яше чыга барды, кайберләренә тору урыннарын үзгәртергә туры килде, алар урынына тиз генә алмаш та үсеп җитмәде. Шунлыктан, көрәшебезгә карата игътибар да бетеп китте бугай. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган ярышларда районыбыз 17нче урынны яулап кайткач, район башлыгы Рамил Нотфуллин егетләребез алдында Татарстан беренчелегенә ярышларда алтын унлыкка керүне зур максат итеп куйган иде. Аллага шөкер, командабыз аның йөзенә кызыллык китермичә, 6нчы урынны яулап кайтты. Шул куанычтан, шушы көннәрдә генә район башлыгы егетләребезне үзенә җыеп алды. Түгәрәк өстәл артында зур сөйләшү узды. Булган кимчелекләрне төзәтү юллары эзләнде, киләчәккә планнар корылды.
«Сөйләшүнең нәтиҗәсе булды. Бу ярышларга хәзерлек вакытында, ярышларда сез үзегезне баштанаяк сүтеп кордыгыз. Шушының белән тынычланып калырсыз дип уйламыйм. Барыгызга да олы рәхмәтемне җиткерәм. Яңа елга аяк басуга район башлыгы призына оештырылачак ярышларда сез башкаларга үрнәк булырсыз дип уйлыйм», - диде ул үз чыгышында. Егетләребезгә акчалата бүләкләр тапшырганда аларның һәркайсының уңышларын аерым билгеләп узды. Билгеле, мактауларның иң саллысы Ринат Хәйретдинов, Ранил Сафиуллин, Айдар Гәрәевка эләкте. Беренчесе, ярышларның чемпионы булып, Россия беренчелегендә Татарстан данын яклаячак. Икенчесе, Татарстанның спорт остасы исеменә лаек булып, шушы ярышлардан таныклык белән кайтты. Өченчесе исә, көрәшчеләребез арасында иң олы яшьтә булуына карамастан, кире келәмгә кайтуы белән күпләребездә зур соклану уятты. Район башлыгы көрәшчеләребезгә рәхмәтле булса, көрәшчеләребез исә үзләренә игътибарлы булып кадер-хөрмәт күрсәткән Рамил Рәшитовичка рәхмәтле булып, шат күңел белән өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250