Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Спорт

Бөрбашлылар яз дип тормый, әле дә шайба суга (фото)

Үткән ялларда Бөрбаш авылының "мәңгелек" бозында шәхси эшмәкәр Илшат Гыйльмуллин призына хоккей ярышлары узды.

Киеренке көрәштән соң, Бөрбашның ветераннар командасы чемпион исемен һәм Нормадан Тәлгать Газизов алып килгән кубокны яуладылар. 2нче урында - Пүскән, 3тә - Норма, 4тә Бөрбаш мәктәбе командалары. Иң яхшы һөҗүмче, сакчы, капкачы һәм иң актив тамашачыларга да Тәлгать Газизовтан бүләкләр тапшырылды. Уенчылар һәм тамашачылар исеменнән, шушы уеннарга иганәчелек итүче Илшат белән Тәлгатькә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм киләсе сезонда да аларны иганәчеләр арасында күрергә язсын дигән теләктә калабыз.

P.S.: Тимераякта шуасы килеп калган кешеләр булса, килегез, көннәр бик җылытмаса боз бар, чыдый, дип хәбәр итә Вәгыйз Гыйльмуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250