Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Фикердәш"ләр шашканы да оста уйный (+фото)

Гадәттәгечә, ел да физкультурачылар көне уңаеннан, "Фикердәш" клубында мөмкинлекләре чикле спортчыларыбыз өчен шашка ярышлары уза. Елдан-ел шашка уйнап остарган спортчыларга, очрашкан саен үз тәҗрибәләрен югары күрсәтә белүләренә дә сокланып карарлык. Быел тагын да үзенчәлекле, матур үтте бу ярыш.

21 августта "Факел" яшүсмерләр клубында зурлар һәм балалар арасында шашка ярышы гөрләде. Бирегә Арча районының Яңа Кенәр балалар иҗат йортының Ашытбаш урта мәктәбендәге танылган шашка-шахмат тренеры, баш хөкемдары Сөләйман Галиуллин һәм Ашытбаш мәктәбе укучысы(мөмкинлеге чикләнгән) Хәния Хәбибуллина кунак булып килделәр. Ярыш башланганчы иң элек спортчыларны үткән бәйрәмнәре белән котлап, тренерыбыз Фагыйль Гайнетдинов, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, "Наз" үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева иң изге теләкләрен җиткерделәр. Аннан соң спортчыларны шашка тактасына билгеләп утырткан уйнаучыларга уңышлар теләп, үземә хөкемдар булып утыруда ярдәм иткән Сөләйман Вагыйзович, һәркемнең ниндидер дулкынлану хисен юкка чыгарып көч остәгәндәй ярышны башлап җибәрде. Һәм бер мизгелдә ярыш җанланып китте. Шашка тактасына житди игьтибар биреп, ахыргача тыныч кына уйнауларын дәвам итте спортчылар. Берничә сәгать эчендә узган шашка ярышы уңышлар белән тәмамланды. Ел да зурлар арасында узган "Халыкара-100" дип аталган шашка ярышы быел 6нчы мәртәбә үтсә, рус шашкасында балалар беренче тапкыр уйнады.Балалар да бик куанып бу ярышны кабул иттеләр. Иң күңелле вакыт ул ярыш ахырыдыр.Чөнки һәркемнең чын күңелдән тырышып уйнаганының нәтиҗәсе билгеле була.

Менә җиңүчеләребез.
Зурлардан, ир-егетләр арасында 1нче урын Галимуллин Фәнис (Кариле), 2нче урын Сәләхетдинов Марс (Куныр), 3 урын Исмәгыйлев Рафис (Янгул).
Хатын-кызлар арасында 1 урын Әскаров Римма (Кариле), 2 урын Александрова Ева (Балтач), 3 урын Газизуллина Айгөл (Балтач).
Балалар арасында, кызлардан 1 урын Хәния Хәбибуллина (Арча), 2 урын Галиева Рузия (Кариле).
Малайлар арасында 1 урын Гайнетдинов Инсаф (Балтач), 2 урын Хәйруллин Рамазан (Балтач), 3 урын Хәбибуллин Данил.

Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр, грамота, медальләр белән бүләкләнделәр. Шушы ярышны оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән Регина Нотфуллинага, бертуган апам Гыйзәтуллина Гөлшатка һәм ярышны алып баруда ярдәм иткән баш хөкемдар Сөләйман Галиуллинга,"Наз" үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиевага, тренерыбыз Фагыйль Гайнетдиновка, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга, "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәрбарчагызга исәнлек-саулык, хәерле, бәрәкәтле эшләр насыйп булсын.
Чулпан Габделганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250