Ренат Шакиров истәлегенә 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча турнир узды.
Турнирда 11 командадан 109 спортчы катнашты. Өченче урын өчен матчта Норма урта мәктәбе белән Балтач гимназиясе командалары очрашты. Нәтиҗәдә гимназия командасы яшьтәшләрен минималь исәп белән отты. Финалда Балтач урта мәктәбе командасы Сосна мәктәбе командасын җиңде. Шулай итеп Балтач урта мәктәбе – беренче, Сосна мәктәбе – икенче, Балтач гимназиясе өченче урынны яулады
Нет комментариев