Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиде тапкыр ташлап карадым...

— Мин фигуралы шууны җиде тапкыр ташларга маташтым. Башта әти-әнием туктатты, аннары үзем бу шөгыльне бик ошатуымны аңладым, — дигән ул

Пхенчхан Олимпиадасы чемпионы, тагын бик күп титуллар иясе Алинә Заһитова журналистлар белән очрашкан.

— Мин фигуралы шууны җиде тапкыр ташларга маташтым. Башта әти-әнием туктатты, аннары үзем бу шөгыльне бик ошатуымны аңладым, — дигән ул. — Ул вакытта бала гына булганмын шул. Яшьтәшләрем кебек уйныйсым, бозлавыкта шуасым килгән. Үзеңне һәр көнне эшләргә ничек мәҗбүр итәргә? Максат куеп, шуңа барасың, җиңәсең һәм тагын да зуррак уңышларга омтыласың, шул гына.

Алинә китап яза башлаган булган. Ләкин әлегә аны туктатып торган. Карьера тәмамлангач, барысын да язачакмын, ди.

Аның медицина университетында белем аласы да килә, дип яза Кызыл таң.

Фото:kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алинә Заһитова