Җиңүчеләр билгеле
Спорт

Җиңүчеләр билгеле

Өч ай буе дәвам итте

Балтач хоккей лигасының 2 нче лигасында җиңүчеләр билгеле булды!

Өч ай буе дәвам иткән БХЛ 2 нче лигада 10 команда көч сынашты. Кичә бу онытылмас ярышның финалы узды!

Йомгаклап, җиңүчеләр билгеле булды:

1 урын: Бөрбаш авылы командасы;
2 урын: Чутай авылы командасы;
3 урын: Сосна авылы командасы.
Җиңүчеләрне, барлык катнашучыларны һәм ярышны оештыруда ярдәм иткән һәркемне котлыйбыз!

Аерым рәхмәтебезне белдерәбез:

Тамашачыларга — сезнең яклавыгыз безнең өчен бик мөһим!
Спонсорларга — ярдәмегез өчен зур рәхмәт!
Балтач хоккей Федерациясенә — бу матур лиганы оештырып үткәргәнегез өчен зур рәхмәт!
Киләчәктә дә уңышлар телибез!


хоккей

Нет комментариев