Спорт

Күңелле ял көннәре

Чана, чаңгыда шуарга кем генә яратмый икән? Чанада җилдерү, саф һава сулау - болар барысы да сәламәт яшәү алып бару өчен менә дигән шартлар. Саф һавадагы бәйрәмнәр кешене бераз гына булса да телевизор, компьютердан аера.

6нчы гыйнвар көнне «Факел» хезмәткәрләре тарафыннан уен мәйданчыгында СМУ микрорайонында яшәүче балалар һәм өлкәннәр өчен «Җилдерәбез чанада» дип исемләнгән эстафеталы ярышлар уздырылды. Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ярышты. Көннең җылы булуы да кешеләргә яхшы кәеф өстәде. Балаларның алсу төскә кергән битләре, шат авазлары күңелгә рәхәтлек бирде.

250

Нет комментариев