Күптән көткән спорт мәйданчыгы Урта Көшкәттә дә ачылды
Спорт

Күптән көткән спорт мәйданчыгы Урта Көшкәттә дә ачылды

Быелгы җәйдән Урта Көшкәт авылы халкына сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен менә дигән мөмкинчелек туган.

Алар авылында республика программасы буенча спорт мәйданчыгы эшләнде. Биредә төп эшләрне «МДСУ-1» оешмасы башкарса да, спорт җиһазларын казанлылар килеп урнаштырган. Балалар да читтә калмаган, биредә алар өчен дә махсус почмак бар, ансы инде үзара салым акчасына эшләнеп, кору эшләре дә җирле кешеләр көче белән башкарылган. Бик матур җирдә урнашкан әлеге мәйданчык авыл халкын да, балаларны да сөендереп торса иде.

250

Нет комментариев