Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлфия Зиатдинова "Бәхет" балаларына нинди серләрен ачты?

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «Хыял» яшьләр үзәге "Бәхет" лагерендә ял итүче балалар өчен армспорт буенча ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионаты призеры, җиде тапкыр Россия чемпионы, 24 тапкыр Татарстан чемпионы, Россиянең халыкара класслы мастеры, "Хыял"ның инструкторы Әлфия Зиатдинова белән очрашу оештырды.

Әлфия Рашитовна балалар алдында спортның файдасы, үзенең спорттагы уңышлары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты, кубок һәм медальләрен күрсәтеп, мастер-класс үткәрде. Балалар Әлфия апаларын бик кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын да ирештерделәр. Ә иң мөһиме шул, балалар чыннан да мондый очрашуларның файдалы булуларын, спорт белән янәшә атлап яшәргә кирәклегенә төшенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250