Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Үлгәннәр кире кайтмый, әмма аларны искә алу кире кайтаргандай тоела

Бу юнәлештә районның спорт өлкәсендә уңай караш яши.

Шулай ук полициядә эшләүчеләр дә мәрхүм иптәшләрен онытмый. Мәсәлән, менә берничә ел рәттән, 2015 елда вакытсыз араларыннан киткән полиция майоры Алмаз Муллагалиевны искә алалар, быел да аның истәлегенә традицион мини-футбол уздырдылар. Ярышта эчке эшләр бүлегеннән 6 команда катнашты. Берничә атна дәвам иткән киеренке уеннарда 1 урынны - җинаятьчеләрне эзләү һәм җинаятьләрне тикшерү бүлекчәсе хезмәткәрләре яулады, 2 һәм 3нче урыннарны сакчылык бүлекчәсе белән җитәкчеләр командасы бүлеште. Җиңүчеләргә күчмә кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Уеннарны тамаша кылырга мәрхүмнең туганнары да чакырылды, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250