Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

«Маяк» җәмгыяте призына оештырылган татарча ярышлар гөрләп узды

2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арсында узучы ярышларыбызга 15 командадан 95 көрәшче килгән иде.

Өченче елын гына узучы «Маяк» җәмгыяте призына оештырылган ярышларда төрле фикерләр ишетергә туры килде. 

Фәһим Кадыйров (Кукмара кунагы, РСФСРның спорт остасы): «Көрәш дөньясында кайнаган вакытымда кайларда гына булырга туры килмәде миңа. Ә менә сезнең районга килгән саен ниндидер бер яңалык алып, шаккатып кайтып китәм. Болай да оештырып була икән ул эшне. Безгә сездән бик күп нәрсәләрне өйрәнәсе бар икән әле. Эх, районыбыздан бер генә җитәкчене алып килеп күрсәтәсе иде сездәге хәлләрне».

Хәлил Хаҗиев (ярышларыбызның төп иганәчесе): «Билгеле, ярышларыбызны елдан-ел матуррак итеп оештырырга тырышабыз. Иң мөһиме, безгә килгән һәркем көрәшеп кенә калмыйча, чынлап торып кунак булып та кайтып китәргә тиеш. Аннан тагын бер фикерем бар, районда узып баручы ярышларга җитәкчеләр урынына балаларны җыюны оештырсагыз, барыбыз өчен дә отышлырак булыр иде. Балалар үзләренә берникадәр тәҗрибә туплап кайтып китәрләр иде».

Азат Әхмәдуллин (көрәш өчен янып-көеп йөрүче әти): «Улым көрәшкәндә кыл өстендә утыргандай утырдым. Районыбызның чемпионы булса да, ярышка Лаеш, Казан, Кукмарадан килгән көчле көрәшчеләр белән бил алышу Даянга күп сынаулар тудырды. Бик көчле малайлар килгән. Аннан үземдә шундый фикер туды, зурлар белән көрәштерү , травма алу куркынычын арттыра икән. Киләсе ярышларда истә тотарга кирәк икән әле моны».

Динар Кәримуллин (безнең районны аеруча үз итүче, Татарстанның «алтын» батыры, Лаеш кунагы): «Рәхмәттән башка сүз юк, Сезгә. Районыгызга килгән саен, рухланып кайтып китәм. Кунакчыл, гадел халык Сез».

Фәнис Шәрипов (районыбызның көрәш федерациясе рәисе): «Мин Хәлил Әгьләмовичның фикерләре тулысынча килешәм. Инде без аны практикага кертә башладык. Яңа ел алдыннан узган Татарстан Чемпионатына бер автобус бала алып бардык, инде олыларыбызны Муса Җәлил истәлегенә узучы ярышларга алып баруны күзаллап торабыз. Алдагы ике ярыштагы чыгышларыбыз бик үк куандырырлык булмаса да, кимчелекләребезне бетерү өстендә эшли башладык. Зурларыбызның сафлары сирәкләнә башлады, бөтен өметебез шушы яшьләребездә. Аллаһка шөкер, эшебез системалы рәвештә бара башлады». 

2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арсында узучы ярышларыбызга 15 командадан 95 көрәшче килгән иде. Традицияләребезгә тугры калып, ярышларыбызга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биреп, «Татарстан яшьләре» газетасы призына узучы ярышларда беренче-өченче урынны яулаган Балтачтан Аяз Хәйретдинов белән Шеңшеңәрдән Раушан Галиевларны котлап узды. Федерация рәисе аларга үз бүләкләрен тапшырды. 

Бик кызу барды көрәш. Лаештан 40 килограммда чыгыш ясаган Зиннур Вәлиуллинның гына җитди травма алуы күңелләребезгә борчу салды. Җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды. 36 кг. да-Инзил Габдебәров /Балтач/, Азат Галимов /Арбор/, Әмир Кәримов /Лаеш/, Данияр Гәрәев /Кукмара/. 40 кг. да- Рүзәл Галимуллин, Динар Мухтаров /Казан/, Кәрим Мортазин /Кукмара/, Гадел Хөсәенов /Бөрбаш/. 45 кг. да-Кәрим Нәҗипов /Кукмара/, Ирек Бикбов /Чепья/, Ислам Галиев /Балтач/, Кәрим Бортников /Лаеш/. 50 кг. да-Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/, Билал Галимуллин /Бөрбаш/, Азамат Шакиров /Смәел/, Рәсүл Шәйхиев /Арбор/. 55 кг. да-Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/, Муса Хәмидуллин /Кукмара/, Ильяс Галеев /Малмыж/. 60 кг. да-Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Әхәт Әскәров /Арбор/, Камил Хәйдәров /Кукмара/, Ирек Гайнетдинов /Карадуган/.65 кг. да-Ислам Хәмидуллин /Кукмара/, Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Фидан Гарифуллин /Түнтәр/, Гадел Галимбеков /Бөрбаш/.70 кг. да-Ислам Кәримуллин /Казан/, Ильяс Гимадиев /Кукмара/, Ислам Йосыпов /Чепья/, Айзат Апанов /Салавыч/.75 кг. да-Рияз Нәбиев /Балтач/, Нурсил Шәяхметов /Смәел/, Рәсүл Гимадиев /Бөрбаш/.80 кг. да-Нияз Салихҗанов /Норма/, Ильяс Шакиров /Арбор/, Әсхәт Габделхаев /Балтач/, Ильяс Гыйльмуллин /Бөрбаш/.85 кг. да-Әмир Миннегалиев /Смәел/, Илшат Сафиуллин /Кукмара/, Инсаф Нәбиев /Смәел/, Ильяс Биккинин /Карадуган/. Авыр үлчәүдә-Раушан Галиев /Шеңшеңәр/, Даниил Харитонов /Лаеш/, Фәнил Закиров /Норма/, Илназ Гарифуллин /Шеңшеңәр/. 

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B