Район Сабан туеның көрәш мәйданына, гадәттә, алып батырларның иң-иңнәре җыела. Һәм биредә җиңү яулаганнар ел дәвамында батыр исемен горур йөртә.
Ә менә быелгысы кебек бу кадәрле кызыксыну уятканы булмагандыр әле. Бу келәмгә дәрәҗәле көрәшчеләр җыелудан гыйбарәт.
Районыбызны Бөтендөнья аренасына чыгарган атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдиновның көтмәгәндә келәмгә кайтуы тамашачыны көрәшнең соңгы минутларына кадәр җәлеп итте. Атказанган спорт осталары Ринат Хәйретдинов белән Ранил Габдрахмановның шәкертләре белән ярымфиналда һәм финалда да бил алышулары бөтен мәйдан халкын кузгатты. Апас районы баһадиры Фердинант Вәлиевның абсолют батыр өчен Айдар Хәйретдинов белән бил алышуы мәйданны дер селкетте. Үзенең яшерен алымнарын эшкә җигеп, Айдарыбыз Апас пәһлеванын келәмгә салды. Бөтен кеше "аһ" итте, Айдарны шул арада келәмнән аерып алып, күккә чөйдиләр. Ветераннар көрәше дә моңарчы күрелмәгән санда батырлар җыйды, араларында хәтта РСФСРның спорт остасы Рафис Шәрифуллин да бар иде. Яшьләрен 55кә кадәр чикләү ярдәм итте, ахыры, бу көрәш Пыжмарадан Хәйретдин Шәйхетдиновның данын кире кайтарды, аның иңенә тәкә салдылар, ә Айдарга район башлыгы тай бүләк итте.
Зурлар арасында 60 килограммга кадәр: 1 урын - Илдан Әхмәтханов (Борнак); 2 урын - Дамир Ишморатов (Балтач), 3 урын - Шамил Чевик (Казан).
70 килограммга кадәр:1 урын - Илнар Муллахмәтов (Борнак), 2 урын - Нурфат Шәфигуллин (Шеңшеңәр), 3 урын - Илназ Вафин (Норма).
80 килограммга кадәр: 1 урын - Айрат Хәйруллин (Малмыж), 2 урын - Ранил Габдрахманов (Яңгул), 3 урын - Рушан Зарипов (Балтач).
90 килограммга кадәр: 1 урын - Салават Әсхәдуллин (Арбор), 2 урын- Руслан Рәфыйков (Яңгул), 3 урын - Ринат Хәйретдинов (Арбор).
Югары үлчәүдә: 1 урын - Айдар Хәйретдинов (Арбор), 2 урын - Фердинант Вәлиев (Апас), 3 урын - Дилүс Сабиров (Салавыч).
Ветераннар арасында:1 урын - Хәйретдин Шәйхетдинов (Пыжмара), 2 урын - Рафис Шәрифуллин (Бөрбаш), 3 урын - Азат Исхаков (Көек).
Нурзада Сәмигуллин
Нет комментариев