Районыбызда «Татарстан чаңгы юллары» чарасы узды (+ фоторепортаж)
Спорт

Районыбызда «Татарстан чаңгы юллары» чарасы узды (+ фоторепортаж)

Чаңгыны үз итүче райондашларыбыз саны елдан-ел арта

Бүген районыбызның «Сабантуй» ял паркындагы чаңгы трассасында «Россия чаңгы юлы-2024» кысаларында, «Татарстан чаңгы юллары-2024» массакүләм спорт акциясе узды. Анда районыбызның хезмәт коллективлары катнашты.

Чаңгы ярышына старт бирелгәнче катнашучылар физзарядка ясап алды. Аннан инде старт бирелеп, һәркем көннең матурлыгына хозурланып, тиешле дистанцияне үтеп чыкты.

Чарада шулай ук ГТО нормативлары да тапшырылды.


Нет комментариев