Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Балтач» универсаль спорт залында берьюлы 5 мәйданда 15 командадан 70 уенчы бадминтон уйнады

Моңарчы районыбызда шахмат федерациясен җитәкләп, спорт төрен үстерүгә хәйран өлеш керткән Равил Кәримов әле кереп кенә баручы бадминтон федерациясен җитәкләргә алынды.

Инде язганымча, федерациянең утырышлары даими булып тора, оешкан төстә ярышлары уза башлады. Бадминтонны үстерүгә тагын теләктәшлек белдерүче иганәчеләр дә табылды. Шуларның берсе - «Хәләл» индустриаль парк җитәкчесе Илназ Якупов. Аның матди ярдәме белән шушы көннәрдә генә «Балтач» универсаль спорт залында икенче мәртәбә зур ярышлар булып узды. Уеннар берьюлы 5 мәйданда алып барылды. Ярышларга 1999-2000, 2001-2002, 1998 нче елда һәм аннан соңгы елларда туган 35 яшькә кадәрле хатын-кызлар, 40 яшькә кадәрле ир-егетләр һәм олылар да чакырылган иде. Барысы 15 командадан 70 уенчы көч сынашты.
Җиңүчеләребезне атап узабыз.
1999-2000нче елгылар арасында: 1 урында Диләрә Габделхакова (Субаш), Рәйхан Нигьмәтҗанов (гимназия), 2 урында - Азалия Хәбибуллина, Илсур Вафин (икесе дә Субаштан), 3 урында - Зилә Шәйхетдинова, Ислам Сөләйманов (икесе дә Кунырдан). 2001-2002нче елгылар арасында: 1 урында - Диана Романова, Нәзир Гыйльманов (икесе дә Субаштан), 2 урында - Миләүшә Фролова, Искәндәр Гайнетдинов (икесе дә Субаштан), 3 урында - Әдилә Закирова (Куныр), Илшат Хәбиев (Субаш).
16 яшьтән алып 35 һәм 40 яшькә кадәргеләр арасында 1 урында - Илүзә Заһидуллина (Субаш), Рәмзил Гайфетдинов (Субаш), 2 урында - Диләрә Мөҗипова (Норма), Зөлфәт Нәбиев (Кенә), 3 урында - Айгөл Ибраһимова (Кенә), Иңгел Сәмигуллин (Кенә).
35 һәм 40 яшьтән олылар арасында: 1 урында Наил Сабирҗанов (Балтач), 2 урында - Булат Фәтхетдинов (Балтач), 3 урында - Равил Кәримов (Балтач).
Бу категориядә хатын-кызларыбыздан кул көрәше остасы Әлфия Зиятдинова гына килгән иде. Кызганыч, аның белән уйнарга көндәш булмады. Уенчыларыбызны киләсе ярышларга көтеп калабыз. Анысы исә, 12 нче апрельдә Бөтенроссия бадминтончылар көненә багышлап, «МДСУ-1» призларына узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250