Шахматчылар көч сынашты
Турнирда Балтач гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицее, Бөрбаш, Балтач, Норма, Кече Лызи, Чепья мәктәпләреннән яшь шахматчылар көч сынашты
1 март көнне Салавыч күппрофильле лицее базасында «Хезмәт» газетасы призына шахмат буенча турнир узды. Турнирда Балтач гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицее, Бөрбаш, Балтач, Норма, Кече Лызи, Чепья мәктәпләреннән яшь шахматчылар көч сынашты.
2011-2013 елгы кызлар арасында:
1 урын — Ралинә Шаһимәрданова (Балтач мәктәбе);
2 урын — Зәринә Сәми-гуллина (Балтач мәктәбе).
2011-2013 елгы яшүс-мерләр арасында:
1 урын — Раил Мәрданов (Норма мәктәбе);
2 урын — Хәлил Шәм-сетдинов (Салавыч күппро-фильле лицее);
3 урын — Райнур Шаһи-мәрданов (Балтач мәктәбе).
2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында:
1 урын — Сәмир Мөхәм-мәтгалиев (Балтач мәктәбе);
2 урын — Азат Шәрәфет-динов (Балтач мәктәбе);
3 урын — Макар Иванов (Балтач мәктәбе).
2014-2015 елгы кызлар арасында:
1 урын — Ясминә Сафина (Балтач мәктәбе);
2 урын — Мәрьям Гарипова (Салавыч күппрофильле лицее);
3 урын — Ралия Мәхмү-това (Балтач мәктәбе).
2016 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында:
1 урын — Әмирхан Латыйпов (Балтач гимназиясе);
2 урын — Ильяс Тахавеев (Чепья мәктәбе);
3 урын — Замир Заһи-дуллин (Балтач мәктәбе)
2016 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында:
1 урын — Диләрә Гыйбадуллина (Сосна мәктәбе);
2 урын — Арина Габ-делбәрова (4нче номерлы балалар бакчасы);
3 урын — Диана Закирова (Норма мәктәбе);
3 урын — Динә Шәрифуллина (Норма мәктәбе).
Иң яшь шахматчыларга да бүләкләр тапшырылды. Алар: Салавычтан Арина Терентьева һәм Балтачтан Әсхәт Мәхмүтов. Бу бәйгене оештыруда матди ярдәм күрсәткән «Татарстан» (Айнур Нотфуллин), «Кызыл юл» (Фердинанд Хәйруллин) хуҗалыгы җитәкчеләренә, район шахмат федерациясе җитәкчесе Наил Гыйләҗевка, Салавыч лицее коллективына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев