Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шишкин Юрий Алексеевич хөрмәтенә хоккей турниры үтте (фото)

Киләчәк буыннар остазны онытмасыннар иде.

Смәел авылы белән Торҗа авылы арасындагы болында сукмак кайчан салынган? Мөгаен, үзенең педагогик хезмәт юлын 1976 нчы елдан Смәел урта мәктәбендә дәвам иткән физик культура укытучысы, күпләрнең остазы Юрий Алексеевич Шишкин салгандыр. Шул чор балалары әйткәнчә Шишкин абый. Үпкәләми иде ул аңа. Гади, кешелекле, удмурт, рус, татар телендә иркен сөйдәшүче, шаян, балаларның җан дусты иде.

7 нче ел рәттән Смәел урта мәктәбе хоккей мәйданчыгында «ТАССРның иң яхшы физик тәрбия укытучысы» исеменә лаек булган Шишкин Юрий Алексеевич хөрмәтенә хоккей турниры үтте. Быел, Юрий Алекссевичның туган көнендә — 4 нче февралдә оештырылды. 70 яш тулган булыр иде аңа.

Электән килгән 3 авылның дуслыгы уенда да күренде. Ор, Смәел, Шеңшеңәр авылы мәктәп укучылар арасында 2 команда төзелгән. «Смәел» авыл хуҗалыгы оешмасы ярдәме белән кече яштәге хоккейчыларга формалар алганнар. Әлбәттә, тренер Смәел егете Газимов Инсаф Рашит улының тырышлыгы чагыла аларда да. Шунысы кызык: туры килүме, Юрий Алексеевичның туган көне белән укучысы Инсаф Рашит улының туган көннәре дә бер көндә икән бит.

Яшьләр арасында уен Шеңшеңәр авылы командасы җиңүе белән тәмамланды. 2 урында Ор авылы, 3 урында Смәел авылы командалары.

Бу турнирга үзе дә «Зифа» командасының ветераннар составында уйнаучы шәхси эшмәкәр Фәнис Васил улы Әхмәдиев иганәчелек итте. Укучылар командасына медальләр белән бергә тәмле шоколадлар да өләшенде. «Иң яхшы уенчы», «Иң яхшы капкачы», «Иң яхшы һөҗүм итүче» исемнәренә лаек булучыларга акчалата бүләкләр дә әзерләгән ул. Уенчылар ял иткән арада балалар өчен уеннар оештырдылар. Аларга шәхси эшмәкәр Шеңшеңәрдән Илнур Зәкиев бүләкләр әзерләгән. Юрий Алексевичның тормыш иптәше Светлана ханым, балалары Игорь белән Ольга үзләренең күчтәнәчләрен тараттылар. Мәктәп ашханәсендә кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлаучы мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәркемне ачык йөз белән каршы алды.

Районда хоккей командалары арасында даими җиңү яулаучы «Зифа» командасының тырыш, тәвәккәл дәвамчылары үсеп килә. Киләчәк буыннар остазны онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей