Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сосна кызлары беренче

12-13нче гыйнвар көннәрендә Арчада мәктәп баскетбол лигасы кысаларында республиканың зона ярышлары булып узды.

Анда район данын яклап Сосна мәктәбенең кызлар, Балтач мәктәбенең малайлар командалары катнашты. Тренерлары мәктәпнең физик культура укытучысы Фәнил Габдрахманов булган Сосна мәктәбе кызлары 8 команда арасында барлык көндәшләрен җиңеп беренче урынны алып кайтты. Команда ярышларның спонсоры «КЭС Баскет» кубоклары, медальләре һәм баскетбол формалары белән бүләкләнде. Алар хәзер февраль аенда Аксубайда узачак финал ярышларында чыгыш ясарга әзерләнәләр. Балтач мәктәбе егетләре дә (тренерлары Балтач мәктәбе физик культура укытучысы Айдар Хаҗиев) сынатмады, алдагы беренче дүртлеккә керде. Рәсемдә: җиңеп кайткан Сосна мәктәбе кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250