Соснада кабат футбол турниры узды
Спорт

Соснада кабат футбол турниры узды

Июль аеның соңгы атнасының ял көне илкүләмдә хәрби-диңгез флоты көне буларак үтелә.

Флот оешуга 325 ел буларак, Данияр Кәримов Сосна авылында янәдән зур футбол турниры оештырды! Күчмә кубок өчен 3 команда көч сынашты. Сосна авылы яшьләре, Сосна хоккей командасы һәм “Аякс Балтач” командалары матур уеннар күрсәттеләр. Беренче урында – “Аякс Балтач”, икенче урынга авыл яшьләре һәм өченче урынга Сосна хоккей командасы лаек булды.

– Уеннар бик оешкан төстә узды. Ярышларны тамаша кылырга килүчеләргә дә уенчыларга да зур рәхмәтемне белдерәм, – диде инде ничәнче елын Сосна авылында футбол турниры уздыручы Данияр Кәримов.

 


мини-футбол футбол

Нет комментариев