"Спартакиадада катнашып, Әхмадуллиннар - 3нче, Нигъмәтҗановлар икенче урынны яулады (фото)
Спорт

"Спартакиадада катнашып, Әхмадуллиннар - 3нче, Нигъмәтҗановлар икенче урынны яулады (фото)

ТРның «Сәламәтлек» дип аталган XIV авыл Спартакиадасы кысаларында безнең районнан Нигъмәтҗановлар һәм Әхмадуллиннар гаиләләре чыгыш ясады.

Чаңгы ярышы, дартс, командалы эстафета - кәшәкә белән туп йөртү, чиләк-көянтә белән су ташу, ат җигү кебек уеннарда безнекеләр Саба, Арча, Кайбыч, Әтнә һәм башка районнар белән көч сынашып, ир-егетләр үстерүче гаиләләр арасында Әхмадуллиннар гаиләсе - 3нче, ә кызлар тәрбияләүче Нигъмәтҗановлар гаиләсе икенче урынны яулады.

250

Нет комментариев