Спорт
Тагын җиңеп кайттылар
Балтач Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре спорт өлкәсендә камилләшкән коллектив.
Даими шөгыльләнүләр, үз-үзеңне формада тоту, үз өстеңдә максатчан эшләү эзсез югалмый, республика югарылыгында үткән ярышларда чагылыш таба . Әле күптән түгел Казанда хезмәт күнекмәләрен ныгыту максатында узган спорт ярышында җиңеп кайтсалар, 8 сентябрьдә Әлмәт каласының "Татнефть" спорт сараенда үткән самбо чемпионатында янә уңышка ирештеләр. Биш кешелек команда составындагы Радик Волков - икенче, Руслан Алексеев - өченче, Рәлиф Гарипов, Газинур Әхмәдиев, Фәндүс Габидуллин дүртенче урынга лаек булдылар. Афәрин, самбочыларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев