Уен барышында башына шайба тигән татар хоккейчысы вафат булган
Спорт

Уен барышында башына шайба тигән татар хоккейчысы вафат булган

Фаҗига 12 март көнне Ярославльдә җирле “Локо” белән Санкт-Петербургның “Динамо” командалары арасында Яшьләр хоккей лигасында (МХЛ) матчында килеп чыга.

Уен барышында «Динамо» хоккей командасы капитаны Тимур Фәйзетдиновның башына шайба тия. Егетне шунда ук хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен берничә көн тырышса да, йокы артериясенә зыян килү сәбәпле, 19 яшьлек егет аңына килә алмыйча, һәлак булган.

МХЛ һәм КХЛда узачак барлык матчлар да Тимур Фәйзетдиновны искә алу белән башланачак.

Ватаным Татарстан

Фото: vk.com


хоккей хоккейчы вафат

Нет комментариев