Укучылар остазлары уңышын кабатлый (+фото)
Спорт

Укучылар остазлары уңышын кабатлый (+фото)

Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Кукмараның Туеш мәчете призына "Барс Арена" спорт залында киокусинкай каратэ буенча ярышлар узды.

Алдан хәбәр иткәнчә, Тренер Вәсилә Газизова дөнья чемпионатында көмеш һәм бронза медальиясе булган иде. Кукмарада Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан,  Туеш мәчете призына узган ярышларда шәкертләре аның уңышларын кабатлады. Балтачның яшь каратэчылары көмеш һәм бронза медальләр белән кайттылар. Сафин Илдан - 3 урын, Сөләйманов Искәндәр 2 урын яулады. Котлыйбыз!

Вәсилә Газизова фотолары


каратэ

Нет комментариев