Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яши беләләр Яңгулда

Матур яши Яңгул халкы. Бу баруымда да аларның уңышларына сокланып кайттым.

Ә баруымның сәбәбе, «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчелеге үзенең данлы көрәш батырларын җәмгыять ашханәсендә аш табынына җыйган иде. Хәер, мондый табынга беренче баруым гына түгел. Бу матур вакыйга аларда дистә еллар бара. Хуҗалар, көрәшчеләр алмашынып торса да, матур традиция дәвам итә. Районыбызның көрәш үзәгенә генә түгел, ә спорт үзәгенә әйләнде бу авыл. Менә шушы мул сыйлы табын артында бүген көрәшчеләр өчен аның нәтиҗәсе ясалды. Соңгы елларда бу авыл көрәшчеләре, җиңелү белмәс пәһлеваннарга әйләнделәр. Районыбызның көрәш буенча баш тренеры да шушы авылдан, Татарстанның атказанган спорт остасы, бөтен республикага билгеле шәхес Ранил Габдрахманов. Районыбызда ел әйләнәсе уза торган 13 көрәш ярышының җиңүчеләре яисә призерлары алар. Менә быелгы сезонның: РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин, бертуган Әхмә-диевлар, Тимирязев исемендәге хуҗалык, Балтач районы башлыгы призына ярышларның җиңүчеләре дә Яңгул егетләре. «Яңа тормыш» җәмгыяте рәисе Мәгъсүм Сәйфетдинов зур рәхмәтен җиткереп, акчалата бүләкләр тапшырды. Яңгул җирлеге башлыгы Ринат Гарипов сүз алып, 2008нче елдан бирле авыл спартакиадасын уздыруларын ассызыклады. Авылның югары һәм түбән очларында, тау асты һәм таулы районнарында яшәүчеләр ел буена айга бер ярыш оештырып, 12 ярышта үзара көч сынашалар. Җәен волейбол, футбол, баскетбол уйныйлар, гер күтәрәләр, йөзәләр, мылтыктан аталар, кышын чаңгыга басалар, тимераяк кияләр, шашка-шахмат уйныйлар. Ә аның нәтиҗәсен Шушма елгасы буенда балык тоту ярышларыннан соң, янә ямьле табигать кочагында, сыйлы табын артында уздыралар (балык тоту ярышы әле яңгуллыларга гына хас күренеш). Монда исә Мәгъсүм Равилович һәр ярышка нәтиҗә ясап, аның барлык җиңүчеләрен бүләкли. Хәтта табын әзерләү дә үзара ярышуга әйләнә. Кем тәмле итеп шашлык әзерли, кем шашлама, кем балык шулпасы... Очрашуга килгән кунаклар - район спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, авылдашлары, РСФСРның спорт остасы, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, район спорт комитетын 25 ел җитәкләгән Ринат Борһанов та аларның уңышларына соклануларын яшермәделәр, якташларына киләчәктә бары тик уңышлар гына теләүләрен белдерделәр. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Габделбәрович Ранилгә һәм Ринатка федерациябезнең күкрәк билгеләрен такты.

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X