8-17 февральдә Көньяк Сахалин шәһәрендә “Азия балалары” I кышкы халыкара спорт уеннары уза.
Көньяк Сахалинга Татарстаннан 22 спортчы китте. Алар 4 спорт төре – чаңгы ярышы, трамплиннан сикерү, сноуборд һәм тимераякта фигуралы шууда җиңү өчен көч сынашачак. Иң куанычлысы шул, алар арасында безнең район кызы – Зәйнәб Нигъмәтҗанова да бар. Уңышлар сиңа, Зәйнәб!

Зәйнәб Сахалинда
Фото: Зәйнәб Нигъмәтҗанованың шәхси архивыннан
Нет комментариев